-4 °С
Болытлы
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
- төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен алдан анализлау;
- яңа уку елына әзерлек: белем бирү программалары, кадрлар, ремонт эшләре;
- мәктәп яны участокларының торышы.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Илдар Мостафин мәгариф учреждениеләре эшенә уңай бәя бирде һәм районның барлык педагогик составына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.