Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 июль , 16:00

Педагоглар игътибарына!

Район мәгариф идарәсе районның түбәндәге мәгариф учреждениеләрендә педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларына конкурс игълан итә:

Югары Яркәйдәге Т. Рахманов ис. урта мәктәп - математика укытучысы (педагогик йөкләнеш – 20 сәгать, эш характеры-даими, өстәмә йөкләнеш-сыйныф җитәкчелеге);

Дөмәй урта мәктәбе - инглиз теле укытучысы (педагогик йөкләнеш - 21 сәгать, эш характеры-даими, өстәмә йөкләнеш - сыйныф җитәкчелеге);

Кадер урта мәктәбе - инглиз теле укытучысы (педагогик йөкләнеш - 27 сәгать, эш характеры-даими, өстәмә йөкләнеш - сыйныф җитәкчелеге);

Йонны төп мәктәбе - математика укытучысы (Педагогик йөкләнеш-18 сәгать, эш характеры-даими, өстәмә йөкләнеш-сыйныф җитәкчелеге);

Педагогик хезмәткәрләр вазыйфаларын биләүгә кандидатларга таләпләр:

Укытучы. «Мәгариф һәм педагогика» әзерләү юнәлеше буенча яки укытыла торган фәнгә туры килгән өлкәдә югары яки урта һөнәри белем, эш стажына таләпләр куелмыйча, яисә югары һөнәри белем яки урта һөнәри белем һәм эшстажына таләпләр куелмыйча, белем бирү учреждениесендә эшчәнлек юнә-леше буенча өстәмә белем.

Конкурсны үткәрү урыны – район мәгариф идарәсе, 452260, Башкортстан Республикасы, Илеш районы, Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 35 йорт.

Конкурсның беренче этабы район мәгариф идарәсендә (2 кат) Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 35 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Конкурс урындагы вакыт белән 23 июльдә 10.00 сәг. үтә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар конкурс уздырылган көнне үк беренче этап уздырылган урында кабул ителәчәк.

Конкурс комиссиясе 9.00 сәгатьтән эшли башлый, конкурс дәвамлылыгы -1 календарь көне.

Конкурс әңгәмә-конкурс формасында үткәрелә.

Конкурска йомгак ясау һәм бүлү 2024 елның 24 июлендә узачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (34762) 5-15-82

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: