Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
21 август 2024, 10:40

Колледж белгечләре кирәкле һөнәр ияләре

Республикада урта һөнәри белем бирү системасы актив үсешә, чөнки кадрлар әзерләү мәсьәләсе икътисад өчен төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу мәсьәлә системалы һәм планлы рәвештә хәл ителә. Республикада комплекслы алым кулланыла – матди-техник җиһазлау яхшыра, укытучылар һәм студентлар өчен мотивация системасы формалаша, илдә иң яхшы укыту практикасы кертелә, сыйфатлы практика тәэмин ителә.

Колледж белгечләре кирәкле  һөнәр ияләреКолледж белгечләре кирәкле  һөнәр ияләре
Колледж белгечләре кирәкле һөнәр ияләре

Бу җәһәттән Башкорт аграр-технология колледжында соңгы чорда укыту процессында җитди үзгәрешләр кертелде: дөнья, «Яшь профессионаллар» федераль проекты таләпләренә җавап бирүче, демонстрацияле имтихан бирерлек остаханәләр булдырылган: авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, пешекче эше, ветеринария, эретеп ябыштыру, төзелеш эшләре. Моның өчен матди базаның камил булуы кирәк, шуңа да колледж республикадагы 76 коллияттән иллесе каташкан «Материаль-техник база» конкурсында җиңеп, 30 миллионлык грант ота һәм укыту эшен җиһазландыру мөмкинлекләренә ия була.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, колледжда уку абруйлыга әйләнде. Республикада 9 сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценты аларны сайлый. «Безнең бурыч - бу яшьләр сыйфатлы белем һәм кирәкле һөнәр алсыннар өчен шартлар тудыру”, - дип ассызыклады Республика Башлыгы.

Бүгенге көндә ветеринария һөнәре иң актуаль һәм ихтыяҗлы булып кала, чөнки терлекчелек өлкәсе үсеш алган, йорт хайваннары саны арткан саен, кешеләрнең кыргый табигатьне саклауга кызыксынуы арта. Бүгенге көндә гомум белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар ветеринария табибы һөнәрен еш сайлый.

Колледж «Ветеринария» белгечлеген ачу өчен лицензиягә ия. Ветеринария клиникасы дөнья маркасына торырлык итеп җиһазландырыла, андагы тренажерларда студентлар күп компетенцияләрне үзләштерә ала. Ул ветеринария фельдшеры квалификациясен алырга мөмкинлек бирә. Биредә ветеринария-санитария экспертизасы һәм эчке йогышлы авырулар, йогышлы авырулар кебек дисциплиналар каралган.

Колледж базасында ветеринария кабинеты бар. Уку сыйныфында әсбаплар, стендлар, интерактив комплекс, микроскоп, табиб плакатлары укыту процессында зур ярдәмче булып тора.

Төп практик дәресләр лабораториядә үткәрелә, ул берничә зонага бүленә. Авыл хуҗалыгы хайваннарының кан, сөт, паразитологик авыруларны, ит, йомырка, бал тикшерү өчен бактериологик тикшеренүләр зоналары бар.

Бүгенге көндә кече ветеринария фельдшеры белгечлеге буенча төркемдә район мәктәпләренең 9 сыйныфны тәмамлаучылар, Дүртөйле районыннан, Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрләреннән 15 укучы белем ала.

Малларны ясалма орлыкландыу белгечләренә сорау бик зур, бар да эш урыны таба. Мастерскойларда демонстрацияле имтиханнарда эш бирүчеләр дә катнаша. Соңгы вакытта эретеп ябыштыру буенча белем алганнарның осталыгын бәйсез үзәк карый һәм 100 меңлек хезмәт хакы түләнгән Газпром, Роснефть кебек оешмаларга эшкә ала. Быел 8 студент шул НАКС таләпләре югарылыгында имтиханнарны унышлы тапшырган.

Агымдагы елда укыту учреждениесендә зур капиталь ремонт үткәрелде.

Алар Республика Башлыгы Радий Хәбировның белгечләрне үзебездә әзерләү һәм аларны монда лаеклы эш урыны белән тәэмин итү концепциясенә нигезләнгән. Аудиторияләр, кабинетлар, остаханәләр заманча эшләнгән.

Раил ГОМӘРОВ, Башкорт аграр-технология колледжы директоры.

-Студентларга колледжда бар шартлар да булдырылган. Сыйфатлы белем алып, һөнәр үзләштереп, үз урыныңны табып эшләргә генә кала. Киләчәктә безнең планнар зур – башлангыч сыйныфлар һәм балалар бакчалары өчен педагоглар, фельдшерлар, ИТ технологияләре буенча белгечләр әзерләү ниятендә торабыз. Моңа җитди әзерлек бара.

Шәхеснең тулы, гармонияле үсеше, ялын оештыру өчен колледжда барлык кирәкле шартлар да бар. 5 спорт секциясе, 8 кызыксыну түгәрәге эшли, аларда 182 укучы шөгыльләнә. Колледж студентлары үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында актив катнаша. Учреждение «Халык» исемен йөртүче «Йэйгор» бию ансамбле, «Ядкарь» фольклор коллективы белән дан тота. Практик дәресләр алып бару өчен колледж заманча җиһазлар һәм машиналарның тулы комплекты белән тәэмин ителгән.

Практик йөртүне үткәрү өчен колледж территориясендә автотрактодром бар. Колледжда «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча остаханә эшләп килә. Укучыларны заманча стандартларга һәм алдынгы технологияләргә туры китереп практик әзерләү өчен “Кировец К-525 Премиум” тракторы бар.

Гомумән, студентлар, киләчәктә әзерлекле белгечләр булып эшкә урнашу, хезмәт базарында ихтыяҗлы һәм конкурентлыкка сәләтле булу, максималь белем, күнекмәләр алу өчен зур мөмкинлек ала.

Гүзәл НОГЪМАНОВА.

 

Колледж белгечләре кирәкле  һөнәр ияләре
Колледж белгечләре кирәкле  һөнәр ияләре
Колледж белгечләре кирәкле һөнәр ияләре
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас