-Беренчел бүлекләрнең Федераль Конкурсы нәтиҗәләрен бастырып чыгардылар, анда 13,5 мең Беренчел бүлекчә катнашты.
-Конкурс нәтиҗәләре буенча 2 мең җиңүче ачыкланды – алар бөтен Русия буенча 1нче, 2нче һәм 3нче урын ияләре.
-Без Ябалак авылындагы Тәлгать Нәҗмиев исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбенең Беренчел хәрәкәт бүлеге командасын ихлас күңелдән котлыйбыз. Бу җиңү директор киңәшчесе Венера Аһелтдин кызы җитәкчелегендә тормышка ашты. Венера Гозаерова Беренчел бүлекләр конкурсының барлык этапларын уңышлы узды һәм 300 мең сум күләмендә приз отты.
-300 000 мең сум күләмендәге бүләкне Беренчел бүлек хәрәкәт проектларын гамәлгә ашыруга, чаралар һәм проектлар үткәрүгә, кабинетларны җиһазландыруга яки җиһазлар сатып алуга куллана алачак.
-Беренчел бүлекнең кураторына һәм активистларга башкарган эшләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.