-1 °С
Болытлы
Күркәм бәйрәмгә ата-аналар һәм кунаклар чакырылды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби дә катнашты. Алар укучыларга яңа уку елында уңышлар теләделәр.
Традиция буенча мәктәпне тәмамлаучылар «Киләчәк самолеты» акциясендә катнаштылар. Алар беренче сыйныф укучыларына үгет-нәсыйхәт сүзләре язылган беренче самолетларны бүләк иттеләр.
Без кунакларыбызга җылы сүзләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Бу уку елы күп яңа белемнәр һәм якты хисләр китерсен.