Бу көн - мәктәп Спартакиадасы көне булды. Малайлар һәм кызлар өчен табигатьтә экскурсия - ул сыйныфташлары белән бергә вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Алар анда аралаша, уйный, ял итә алалар. Ял итүчеләрнең барысының да кәефе күтәренке булды, тирә-юньдә дусларча атмосфера хөкем сөрде. Балалар аралаштылар, табигать матурлыгы белән ләззәтләнделәр, саф һава суладылар.
Дусларча пикниклардан тыш, укучылар тизлек, осталык, көч һәм чыдамлык буенча ярыштылар. Һәр сыйныф бердәм команда тупларга һәм аны лаеклы итеп тәкъдим итәргә тырышты.
Экскурсия ахырында балалар бераз арыган булсалар да, канәгать һәм бәхетле булып өйләренә таралыштылар. Бу мавыктыргыч ял итү барысын да дусларча берләштерде.