Маяк
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 сентябрь , 15:50

Чара файдалы үтте

"Игътибар, балалар!" акциясе кысаларында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү эшен активлаштыру максатында мәктәптә балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.

Чара файдалы үтте
Чара файдалы үтте

Балада юлларда үз-үзеңне дөрес тоту гадәтен формалаштыру бик мөһим. Балалар җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуның нәрсәгә китерәчәген, урамнарда ваемсыз җәяүлене нинди куркынычлар саклавын белергә тиеш. Кагыйдәләрне күп тапкырлар кабатлау һәм өлкәннәрнең көндәлек уңай үрнәге генә балага үзен ышанычлы хис итәргә, шулай ук авария хәлләреннән качарга һәм гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Карабаш авылының урта гомум белем бирү мәктәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән чаралар узды:

- "Хәвефсезлек каешын эләктер!" акциясе.

- "Җәяүлеләр юлы".

 - "Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен ясыйм", "Светофор" рәсем дәресләре.

Чыганак

Чара файдалы үтте
Чара файдалы үтте
Чара файдалы үтте
Чара файдалы үтте
Чара файдалы үтте
Чара файдалы үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: