Маяк
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 сентябрь , 15:10

Мул уңыш җыеп алынды

17 сентябрьдә Т.Рахманов исемендәге мәктәп яны участогында эш кайнады. Анда укучылар бердәм коллектив булып, көзге уңыш җыю өмәсенә чыктылар.

Мул уңыш җыеп алынды
Мул уңыш җыеп алынды

5-7нче сыйныф укучылары мәктәп яны участогын тәртипкә китерделәр: кемдер чәчәклекләрне чистартты, кемдер кишер, кемдер чөгендер җыйды. Ә 8-11нче сыйныф укучылары бәрәңге уңышын бердәм һәм тату җыеп алдылар.

Укучы балалар чиләкләр, көрәкләр, перчаткалар белән коралланып, бәрәңге казыдылар, участокны үләннән һәм ботаклардан чистарттылар. Җирне киләсе сезонга әзерләделәр. Бәрәңгене берничә сәгать эчендә казып алдылар, капчыкларга бүлеп салдылар. Шулай ук чөгендер дә, кишер дә җыеп алынды.

Көзге өмәдә барысы да тырышып һәм теләп эшләделәр. Оста пешекчеләр хәзер мәктәп ашханәсендә үз мәктәп бакчасында үскән яшелчәләрдән тәмле һәм файдалы ризык әзерләячәкләр.
Чыганак

Мул уңыш җыеп алынды
Мул уңыш җыеп алынды
Мул уңыш җыеп алынды
Мул уңыш җыеп алынды
Мул уңыш җыеп алынды
Мул уңыш җыеп алынды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: