Анда махсус хәрби операция ветераны, БР буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының социаль координаторы Рубен Флорит улы Хәсәнов һәм Шайморатов батальонының гамәлдәге сугышчысы катнашты.
Башкортстан Республикасы көне алдыннан кунаклар балаларга укуларында уңышлар, иминлек теләделәр. Республика көне - барыбыз өчен дә уртак бәйрәм. Үз Ватаны, аның бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте белән горурланучылар өчен күркәм бәйрәм.
Кунаклар билгеләп үткәнчә, укучыларның ярдәме алар өчен бик мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга җылы хатлар язганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Кызыксынучан укучылар безнең геройга сораулар бирделәр, ә алар аларга бик теләп, рәхәтләнеп җавап бирделәр. Батыр сугышчыбыз махсус хәрби операция зонасында булганда, аны өйдә туганнары көткәне турында горурланганын билгеләп үтте. Ә аның бурычы, чын ир – атның бурычы - Ватанны саклау.