Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
9 октябрь 2024, 05:45

КОТЛЫЙБЫЗ!

Илеш коррекцион мәктәп – интернатының укытучысына югары исем бирелде.

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Физик культура укытучысы Рәүф Рәис улы Дәүләтгәрәев «Русия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» дигән югары исемгә лаек булды.
Бу бүләк - сезнең армый-талмый һәм тырыш хезмәтегезне, мәгариф үсешенә керткән өлешегезне тануның ачык дәлиле. Сезнең һөнәри уңышыгыз - ул, һичшиксез, үзегез эшләгән коллективның шатлыгы һәм горурлыгы өчен сәбәп. Мактаулы исем - үсеп килүче буынны укытуга һәм тәрбияләүгә керткән өлешегезне югары бәяләү.
Сезгә тормышыгызда һәрвакыт җиңүче булып калуыгызны, бары тик алга омтылуыгызны, төрле эшкә намуслы, кыю һәм тәвәккәл кеше булып калуыгызны телибез.
Рәүф Рәис улы, сезгә ныклы сәламәтлек, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар телибез.

Чыганак

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас