+21 °С
Болытлы
Чара ата-аналар контролен оештыру, шулай ук сәламәт туклану төшенчәсе аша ата-аналарның һәм укучыларның сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәтен булдыру максатларында үткәрелә.
Шул уңайдан Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиядә ата-аналар өчен ашханәдә экскурсия үткәрелде. Анда ата-аналар гимназиянең туклану системасы, көндәлек меню белән таныштылар, ашханәнең җиһазланышын бәяләделәр. Шулай ук мәктәп менюсы ризыгыннан авыз итүдә катнаштылар.