Шуңа бәйле рәвештә Ябалак авылының Т.Нәҗми ис. мәктәбендә дә төрле чаралар үткәрелә. Хәзер 9 һәм 11 сыйныф укучылары педагоглар һәм авыл халкы белән бергәләп махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр.
Маскировка челтәрләре - хәрби җиһазларның мөһим элементы. Алар безнең сугышчыларга гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Билгеле бер рәвештә тоташтырылган тасмалар «гирляндалар» хасил итә һәм ерактан ук агач яфракларын хәтерләтә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә өлкәннәр, яшүсмерләр, балалар актив кушыла. Болар барысы да безнең хәрби хезмәткәрләргә җиңү яуларга ярдәм итү өчен эшләнә.