+21 °С
Болытлы
Карабаш авылы мәдәният йортында мәктәп коллективы тамашачылар игътибарына Рэдиф Сэгъди пьесасы буенча куелган «Сынган беләзек» спектаклен тәкъдим итте.
Сугыш белән аерылган әти белән улның очрашуы турындагы драматик вакыйга шаян күренешләр һәм романтик мизгелләр белән үрелеп бара, тамаша залында көлү дә, күз яшьләре дә була. Үзешчән артистлар үзләренең авылдашлары һәм кунаклары өчен чын театр бәйрәме булдырдылар. Залда утыручы күпсанлы тамашачыларның йөрәкләрен һәм күңелләрен бербөтен итеп берләштерделәр.