Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
11 ноябрь 2024, 06:00

Игелекле эшләр марафоны

Район мәктәпләрендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучы батыр хәрбиләребезгә Игелек талисманнары эшлиләр.

Игелекле эшләр марафоныИгелекле эшләр марафоны
Игелекле эшләр марафоны

Ишкар авылы мәктәбенең 6 сыйныф укучылары чын игелек тылсымчылары. Алар тәрбия буенча директор киңәшчесе Г. Яхина белән берлектә җылылык һәм кайгырту белән тулы талисманнар әзерләделәр.

Һәр талисман - ул сөйкемле символ гына түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларга чын күңелдән изге теләк. Укучылар аларга үзләренең мәхәббәтләрен һәм изге теләкләрен яздылар. Бу кечкенә могҗизалар алгы сызыкта торучыларга һәм илебезне саклаучыларга юнәләчәк.

Мондый мизгелләр безне көчлерәк итә һәм үзара ярдәмнең мөһимлеген искә төшерә. Әйдәгез, бергәләп игелек кылыйк һәм геройларыбызга җылылык бүләк итик. Талисман алган һәркем үзенең хезмәтен кадерле икәнен белсен, ә без һәрвакыт алар белән янәшә.

Чыганак

Игелекле эшләр марафоны
Игелекле эшләр марафоны
Игелекле эшләр марафоны
Игелекле эшләр марафоны
Игелекле эшләр марафоны
Игелекле эшләр марафоны
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас