+21 °С
Облачно
Чараның максаты - балаларга белемнәрен киңәйтергә, төрле һөнәрләр һәм эшчәнлек өлкәләре турында белергә, үзләренең коммуникатив күнекмәләрен үстерергә, шулай ук бу кешеләрнең уңыш тарихлары һәм казанышлары белән илһамланырга ярдәм итү.
Айгөл Җәмил кызы балаларны логопед һөнәре белән таныштырды. Әңгәмә кызыклы, фәһемле булды һәм яхшы шартларда узды. Әңгәмә барышында балалар бик күп төрле кызыклы күнегүләр һәм биремнәр башкардылар.