Укучылар белән махсус хәрби операция ветераннары, Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучы Рубен Флорит улы Хәсәнов һәм Камил Мирсәгыйть улы Мостафин белән очрашу булды.
Кунаклар солдатларның хезмәте, сугышчан көнкүреше, Русия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләделәр. Рубен Фәрит улы билгеләп үткәнчә, Русия һәрвакыт үз геройлары белән дан тотты. Алар, уйлап та тормыйча, Ватан һәм аның мәнфәгатьләрен яклауга басалар. “Махсус хәрби операция башлангач, читтә кала алмадым, шуңа күрә хәрби бурычны үтәргә киттем”, - диде ветераныбыз. Ул «Безнең заман геройлары» махсус хәрби операция ветераннары ярышларында Башкортстан җыелма командасы әгъзасы булып тора. Октябрьдә команда составында утырган килеш волейбол буенча «алтын» һәм пулялы атуда «көмеш» медальләренә лаек булды.
Камил Мирсәгыйть улы балаларга яхшы укырга, беренче булырга омтылырга үгет-нәсихәт бирде.
Батырлык, Ватанга мәхәббәт - ул чын кешенең сыйфаты!