Шулай ук, район мәгариф идарәсе тарафыннан шигырь язучы укучылар арасында конкурс үткәрелде. Шигырьләр башкорт, рус, татар телләрендә кабул ителде. Конкурска гүзәл эчтәлекле, районның тарихын чагылдырган, район белән горурланып, илһамланып язылган шигырлар килде.
Алар арасында матбугат битләрендә үз шигыйрьләрен бастырып җитешкән "яшь шагыйрләр"ның да, әле каләм тибрәтә башлаган укучы балаларның да иҗат җимешләре бар иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Илшат Мустафин, Т.Нәҗмиев исемендәге Ябалак урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Элина Заһитова, Карабаш авылы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Лилия Вәлиуллина һәм Түбән Яркәй лицееның 10 сыйныф укучысы Элвина Камалованың шигырьлары җиңүчеләр, дип билгеләнде.
Җиңүче һәм катнашучы “яшь шагыйрьләрне” ихлас күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.