Маяк
-26 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль , 11:00

«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы башланды

Район мәгариф учреждениеләре арасында традицион «Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы старт алды. Спартакиаданың беренче төре өстәл теннисы үтте.

«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы башланды
«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы башланды

Ярышлар башланыр алдыннан Спартакиада ачылышы булды, анда Бөтенрусия мәгариф профсоюзының Илеш районы оешмасы рәисе Гүзәлия Рәфис кызы Колпакова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Чарада махсус хәрби операция ветераны Рубен Флорит улы Хәсәнов катнашып, барлык командаларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Өстәл теннисы буенча турнирда түбәндәге командалар катнашты:

-Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия, 4нче санлы мәктәп, Түбән Яркәйдәге лицей, Иске Куктау, Карабаш, Югары Манчар, Исәмәт, Дөмәй, Аккүз, Йонны, Үрмәт мәктәпләре, "Балалар үсеше үзәге - балалар бакчасы".

Өстәл теннисы буенча ярышлар йомгаклары түбәндәгечә билгеләнде:

-1 урын - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия командасы.

-2 урын - «Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы» командасы.

-3 урын - Карабаш урта мәктәбе командасы.

Спартакиада уен спорт төрләре: шахмат, волейбол һәм йөзү белән дәвам итәчәк.

Барлык җиңүчеләрне, призерларны, катнашучыларны, җанатарларны Спартакиада башлану белән котлыйбыз һәм иң көчлесе җиңсен!

Чыганак

«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы башланды
«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы башланды
«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы башланды
«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы башланды
«Сәламәтлек-2025» Спартакиадасы башланды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: