Чара 22 февральдә Бөрө шәһәренең 9 нчы урта гомум белем бирү мәктәбендә узды.
Ул түбәндәге секцияләрдән торды: “Сезнең батырлыгыгыз үлемсез! Хәтерлим, мин горурланам!”, “Фән данлыклы уллары”, “Русия спорты”, “Русия мәдәнияте”.
Конференция эшендә Башкортстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнашты.
Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге мәктәпнең 1А сыйныфы укучысы Ильвир МОСТАФИН “Сезнең батырлыгыгыз үлемсез! Хәтерлим, мин горурланам!” номинациясендә чыгыш ясады. Жюри, эшләрне бәяләгәндә, тикшеренүнең актуальлеген, яңалыгын, фәннилеген, бизәлешен исәпкә алды. Нәтиҗәдә Ильвир Мостафин беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Әфарин, Ильвир! Киләчәктә сиңа тагын да зуррак уңышлар, яхшы чыгышлар һәм лаеклы җиңүләр телибез.