Маяк
-13 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 февраль , 12:15

"Хәрби хезмәт нигезләре" буенча уку җыеннары узды

2025 елның 16 февраленнән 22 февраленә кадәр Русия Федерациясе Герое М.В. Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында «Хәрби хезмәт нигезләре» буенча уку җыеннары узды (Чишмә районы, Алкино-2).  Анда Илеш районы урта гомум белем бирү учреждениеләренең 10 нчы сыйныф егетләре дә катнашты.Җыеннарда катнашучылар уңышлы укыту программасын үтте. Тәҗрибәле инструкторларның сизгер җитәкчелегендә укучылар теоретик белемнәрен практик дәресләрдә ныгыттылар.

"Хәрби хезмәт нигезләре" буенча уку җыеннары узды
"Хәрби хезмәт нигезләре" буенча уку җыеннары узды

«Авангард»та һәр дәрес – ул балаларны авырлыкларны җиңәргә, үзләрен һәм үз мөмкинлекләрен танып белергә өйрәтүче шәхес үсешенә адым. Пневматик һәм сугышчан корал белән эш иткәндә хәвефсезлек чаралары, пневматик винтовкадан һәм сугышчан коралдан ату күнегүләрен башкару кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.

Егетләр теориядә һава-десант әзерлеге нигезләрен өйрәнделәр һәм ПВ-58 парашют вышкасыннан сикерделәр. Күпләр өчен парашют белән сикерү - физик әзерлек кенә түгел, рухи көч тә таләп итә торган чын сынау ул. Һәр сикерү адреналин белән тула һәм үз куркуларыңны җиңәргә, гаҗәеп хис-кичерешләр кичерергә һәм дөньяны биеклектән күрергә мөмкинлек бирә.

Укучыларны уку җыеннарының уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз һәм алган белемнәр аларга киләчәк тормышта кирәк булыр дип өметләнәбез.

Чыганак

"Хәрби хезмәт нигезләре" буенча уку җыеннары узды
"Хәрби хезмәт нигезләре" буенча уку җыеннары узды
"Хәрби хезмәт нигезләре" буенча уку җыеннары узды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: