Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
25 февраль 2025, 05:05

Осталык конкурсы үтте

Түбән Яркәйдәге лицей базасында «Ел укытучысы - 2025», «Ел педагогы -2025» муниципаль һөнәри осталык конкурсын ябу тантанасы булды.Быел конкурста районның мәгариф оешмаларыннан 10 укытучы һәм 8 педагог катнашты. Аларның барысы да төрле эш стажына, төрле квалификация категорияләренә ия, әмма аларны сайлаган һөнәрләренә тугрылыгы, яраткан эше белән мавыгуы, укучыларын сыйфатлы итеп укыту һәм тәрбияләү теләге берләштерә.

Осталык конкурсы үттеОсталык конкурсы үтте
Осталык конкурсы үтте

Конкурста катнашучылар бик матур дәресләр күрсәттеләр, укучылар белән кызыклы чаралар үткәрделәр, мастер-классларда тәҗрибә уртаклаштылар, түгәрәк өстәл вакытында сорауларга җавап бирделәр.

«Ел укытучысы - 2025» район конкурсында Түбән Черекеүл урта мәктәбенең биология укытучысы Эльмира Рәсүл кызы Мөфтахетдинова җиңүче булды. Ә «Ел педагогы - 2025» җиңүчесе - Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наталия Александровна Сибатова.

Укытучылар арасында финалга чыгучылар:

-Алсу Фирдәвис кызы Хәләпова - Карабаш авылы урта мәктәбенең география укытучысы.

-Дилбәр Тәлгать кызы Латыйпова – Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.урта мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы.

Педагоглар арасында:

- Юлия Фәһим кызы Яһүдина - Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

- Югары Яркәйдәге 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Рәис кызы Гарифуллина.

 «Педагогик өмет» номинациясендә:

-Алина Салават кызы Шәяхмәтова – Йонны төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә:

-Гүзәл Фәнил кызы Нигъмәтянова - Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

 «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә:

- Зөлфия Хәлиулла кызы Әюпова - Йонны төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы.

«Дәреснең тәрбия потенциалын гамәлгә ашырган өчен» номинациясендә:

- Алина Рәдис кызы Мезенцева - Андреевка авылының башлангыч сыйныфлар укытучысы.

 

Шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары арасында номинантлар да билгеләнде.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә:

- Әлфия Мөдәрис кызы Зәйнулина - Этәй урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе.

«Яңалыкка армый-талмый эзләнү һәм омтылыш өчен» номинациясендә:

-Гүзәл Фәүәрис кызы Зарипова - Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

«Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә:

-Лилия Мәгъфүрҗан кызы Миңбәгыйсова – Югары Яркәйдәге 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Конкурста актив катнашулары өчен район мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләнделәр:

- Наташа Валентиновна Фазлыева - Анач урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе.

- Лилия Рәшит кызы Уразаева - Түбән Яркәйдәге "Баланы үстерү үзәге-балалар бакчасы" тәрбиячесе.

- Ильвера Фаил кызы Хәлиуллина - Рсай урта мәктәбенең география укытучысы.

- Лилия Владиславовна Харисова - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы.

- Ләйсән Ришат кызы Садыйкова - Түбән Яркәйдәге лицейның укытучы –логопеды.

Бәйгенең җиңүчесе Эльмира Рәсүл кызы Мөфтахетдинова барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, һәр катнашучының инде җиңүче булуын, үз тәҗрибәсе белән уртаклашуын, осталыгын күрсәтүен билгеләп үтте.

Ябылу тантанасын Түбән Яркәй лицее укучылары бизәде.

Чыганак

Осталык конкурсы үтте
Осталык конкурсы үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас