Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
5 март 2025, 07:00

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" номативлары тапшырылды

4 март көнне М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбендә район гомум белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елына багышланган "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды.

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" номативлары тапшырылды"Хезмәткә һәм оборонага әзер" номативлары тапшырылды
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" номативлары тапшырылды

ГТО нормативлары кешенең төп физик сыйфатларының үсеш дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирә: сыгылмалылык, координация, көч, тизлек сәләте һәм чыдамлык.

Укучыларга ГТОның III, IV, V яшь баскычларында (10-11 яшь, 12-13 яшь, 14-15 яшь) сынаулар тәкъдим ителде:

- Биектә эленеп торудан тартылу.

- Гимнастика эскәмиясендә басып торып алга таба авышу.

- Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.

- Ике аяк ярдәмендә этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү.

- Кыска дистанцияга йөгерү (челночный бег).

- Идәнгә ятып кулларны бөгү һәм сузу.

- Чаңгыда 1 км, 2 км, 3 км йөгерү.

Ярышта егетләр һәм кызлар зур энтузиазм белән ГТО нормаларын тапшырдылар, чөнки һәркемгә үз физик мөмкинлекләрен тикшерү кызык булды. ГТО нормативларын үтәү балаларда чын ярыш рухы уятты, һәм алар һәр сынауны лаеклы үттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

III баскыч - 10-11 яшьлек егетләр:

- 1урын - Әмир Миңнекаев – Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия.

- 2урын - Артем Шакиров - Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.мәктәп.

- 3урын - Эмиль Газизов - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия.

Кызлар:

- 1урын - Милена Миңнеәхмәтова - Түбән Яркәйдәге лицей.

- 2урын - Эльмира Нуртдинова - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия.

- 3урын – Әмир Әхияруллин - Түбән Яркәйдәге лицей.

IV баскыч 12-13 яшьлек егетләр:

- 1урын - Тимур Сәлахов - Түбән Яркәйдәге лицей.

- 2урын - Әмир Муллаянов  - Түбән Яркәйдәге лицей.

- 3урын - Ислам Мосабиров - Югары Яркәйдәге 4 нче санлы мәктәп.

 Кызлар:

- 1урын - Азиза Зарипова - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия.

- 2урын - Альбина Галиева - Карабаш урта мәктәбе.

- 3урын - Ирина Хөрмәтуллина - Түбән Яркәйдәге лицей.

V баскыч 14-15 яшьлек егетләр:

- 1урын - Аслан Фәррахов - Исәмәт урта мәктәбе.

- 2урын - Денис Миңбәгыйсов - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия.

- 3урын - Данил Баһманов - Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.мәктәп.

Кызлар:

- 1урын - Ләйсән Нургалиева - Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәп.

- 2урын - Аделина Ханова - Түбән Яркәйдәге лицей.

 - 3урын -  Ләйсән Арсланова - Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.мәктәп.

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, киләчәктә дә спортта җиңүләр телибез!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас