Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
6 март 2025, 05:10

Әдәби конкурста матур нәтиҗәләр белән

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми иҗатына багышланган «Халык шагыйре» республика әдәби конкурсында Илеш районы укучылары да актив катнашты. Конкурс төрле номинацияләрдә үткәрелде һәм анда 5-11 сыйныф укучылары катнашты.

Әдәби конкурста матур нәтиҗәләр беләнӘдәби конкурста матур нәтиҗәләр белән
Әдәби конкурста матур нәтиҗәләр белән

Конкурс нәтиҗәләре буенча "Әдәби иҗат" номинациясендә Тимерхан Нәҗмиев ис. Ябалак урта мәктәбе филиалы Иске Кыргыз урта мәктәбе укучысы Данияр Төхбәтуллин, Рсай урта мәктәбе филиалы Үрмәт төп мәктәбе укучысы Рузанна Вәлиева, Югары Яркәйдәге 4нче санлы урта мәктәп укучысы Алина Әхмәрова үзләре иҗат иткән шигырләр белән бүләкле урыннар яуладылар.

"Наҗар Нәҗминең әсәрләрен уку" номинациясендә Тимерхан Нәҗмиев ис. Ябалак урта мәктәбе филиалы Иске Кыргыз урта мәктәбе укучысы Нияз Сәлимгәрәев, Карабаш урта мәктәбеннән Аяз Мостафин бүләк урынга лаек булдылар.
Наҗар Нәҗминең җырларын башкаручылар арасында Түбән Яркәйдәге лицей укучысы Вадим Вәлкаев, Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясеннән Илнар Гыйльметдинов беренчелекне бирмәделәр һәм җиңүчедип табылдылар.

Укучыларны матур җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз, ә укытучы - остазларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Чыганак

Әдәби конкурста матур нәтиҗәләр белән
Әдәби конкурста матур нәтиҗәләр белән
Әдәби конкурста матур нәтиҗәләр белән
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас