Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
4 апрель 2025, 11:00

Иң яхшы мәктәп ашханәсе

3 апрель көнне Түбән Яркәйдәге лицей базасында "Иң яхшы мәктәп ашханәсе - 2025" Республика конкурсының муниципаль-финал этабы узды. Беренче этапта 15 мәктәп катнашты. Мәктәп ашханәсе турында "Ни өчен без иң яхшылары? дигән темага видеоролик һәм республика конкурсы нигезләмәсе нигезендә портфолио каралды.

Иң яхшы мәктәп ашханәсеИң яхшы мәктәп ашханәсе
Иң яхшы мәктәп ашханәсе

. Икенче - көндезге этапка максималь балл җыйган 6 мәктәп үтте. Катнашучылар үзләренең әзерләнгән ризыкларын тәкъдир иттеләр һәм тематик өстәлләрне якладылар, "Имин азык блогы" квест практикумы, "Ата-аналардан өч сорау" блиц турниры үттеләр.

"Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2025" исеме Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенә бирелде. Мактаулы икенче урынны Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис.мәктәп яулады, өченче урынга Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбе лаек булды.

Төрле номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде:

- "Оригиналь ризык" номинациясендә Аккүз урта мәктәбе.

- "Үз эшенең осталары" номинациясендә - Түбән Яркәйдәге лицей.

-"Тематик өстәлне иң яхшы презентацияләү" номинациясендә - Карабаш урта мәктәбе.

Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең ашханә коллективы "Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2025" конкурсының республика этабында катнашачак.

Конкурста җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз. Конкурсантларыбызга актив катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Барысына да зур уңышлар, сәламәтлек, яңа җиңүләр телибез!

Чыганак

Иң яхшы мәктәп ашханәсе
Иң яхшы мәктәп ашханәсе
Иң яхшы мәктәп ашханәсе
Иң яхшы мәктәп ашханәсе
Иң яхшы мәктәп ашханәсе
Иң яхшы мәктәп ашханәсе
Иң яхшы мәктәп ашханәсе
Иң яхшы мәктәп ашханәсе
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас