Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
8 апрель 2025, 09:25

Ишкар укучылары актив яши

Менә каникуллар да тәмамланды, яңадан мәктәп тормышы башланды. Ишкар урта мәктәбендә каникуллар кызыклы вакыйгаларга бай булды. Чиреккә йомгак ясаганнан соң, башлангыч сыйныф укучылары китапханәдә булдылар, китаплар җыйдылар. Шулай ук алар шашка буенча турнир үткәрделәр, ә Югары Яркәйдәге ярышларга Данил Мөҗипов барды һәм беренче урынны яулады.

Ишкар укучылары актив яшиИшкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши

2 апрель көнне 8 сыйныф укучылары Русия биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуров белән ошраштылар. Ә 3 апрель көнне кече һәм өлкән сыйныф укучылары Рсай авылындагы страус фермасында булдылар. Бу кызыклы чараларның кечкенә өлеше генә. Шулай ук өстәл теннисы уеннары, территорияләрне җыештыру буенча өмә, ВПР һәм ОГЭга консультацияләр, Уфа шәһәренә экскурсияләр һ. б. булды.

Укучыларның каникуллары онытылмаслык тәэсирләр калдырып үтеп тә китте. Хәзер балалар әкрен генә гадәти уку процессына әйләнеп кайттылар.
Барлык укучыларга да ныклы сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез!

Чыганак

Ишкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши
Ишкар укучылары актив яши
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас