Акмулла олимпиадасының аерым кыйммәте шунда ки, ул Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган олимпиадаларның Гомумрусия исемлегенә керә һәм аның призерларына һәм җиңүчеләренә илебезнең югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар өстәлә.
Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Илдар Гыйльметдинов география буенча олимпиадада җиңүче булды.
Талантлы укучыбыз Илдарны һәм аның җитәкчесе, география укытучысы Гөлнар Фәһим кызы Исмәгыйлеваны лаеклы уңышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!