Муниципаль этап программасына түбәндәгеләр керде: пневматик винтовкадан 10 метр ераклыктан «басып ату», ераклыкка граната ыргыту һәм идәнгә таянып кулларны бөгү һәм сузу.
“Ворошилов укчысы” Бөтенрусия фестиваленең муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбе командасы, җитәкчесе Руслан Ганиев.
2 урын - Түбән Яркәйдәге лицей командасы, җитәкчесе Динис Биктимеров.
3 урын - Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназия командасы, җитәкчесе Фәнзил Яһудин.
Муниципаль этапта җиңеп чыккан Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәбе командасы фестивальнең төбәк этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.
Җиңүче команданы котлыйбыз һәм аларга төбәк дәрәҗәсендә алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!