Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
22 апрель 2025, 10:15

Әфарин, Нурия!

Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында татар теле һәм әдәбияты буенча XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Быел олимпиадада Русиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Әзербайҗаннан килгән кунаклар катнашты.

Әфарин, Нурия!Әфарин, Нурия!
Әфарин, Нурия!

Олимпиаданың йомгаклау этабы 14-17 апрельдә узды һәм өч турдан торды:

- лингвистика, татар әдәбияты һәм тарихы буенча тест биремнәрен үтәү;

- җанлы сөйләм, артистлык һәм нәфис сөйләм күнекмәләре;

- татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм героик мирасы белән бәйле темаларга фәнни һәм иҗади проектларны тәкъдир итү.

Безнең районнан анда Кадер авылы урта мәктәбе укучысы Нурия Шәйхелисламова катнашты. Олимпиаданың барлык турлары нәтиҗәләре буенча ул призер булды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Флүс кызы Фәтхуллинага әзерләгәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Катнашучыга һәм җитәкчегә уңышлар, үз-үзен үстерү, кызыклы ачышлар һәм тормышта мөһим вакыйгалар телибез!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас