Маяк
+21 °С
Болытлы
Мәгариф
23 апрель 2025, 07:00

“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте

Әкиятчеләр мәктәбен яңарту һәм үстерү, дөнья халыкларының халык иҗатының иң яхшы өлгеләрен саклау һәм тарату, укучыларның шигъри һәм импровизаторлык сәләтен үстерү максатында “Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте.

“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте
“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте

Башлангыч сыйныф укучыларының туган телдә сөйләгән әкиятләре аша сихри әкият донъясына сәяхәткә баргандай тоелды. Һәр катнашучының оста әкият сөйләве, костюмнар, сәхнә бизәлеше, үзләрен сәхнәдә тотышы - әзерлек дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге мәктәп, Иштирәк, Ишкар, Түбән Череккүл урта мәктәпләре укучылары конкурсның призерлары булды, ә Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәбе укучысы Илшат МОСТАФИН җиңүче дип билгеләнде.

Чыганак

“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте
“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте
“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте
“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте
“Саумы, саумы, әкият!” конкурсының район этабы үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас