Маяк
+22 °С
Яңгыр
Мәгариф
14 Май 2025, 11:50

II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съезды үтте

12-13 майда Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының икенче съезды үтте. Беренче җыенда телне өйрәнүне җанландыру, аны балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклырак итү турында фикер алышып, төрле карарлар кабул ителгән иде. Бүгенге көндә I Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съездында күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителеп килә, алга куелган планнар тормышка ашырыла. Бу инде, республикабызда туган телләрне күнегү буенча нәтиҗәле эш алып барылуы турында сөйли.

II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съезды үттеII Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съезды үтте
II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съезды үтте

Икенче тапкыр оештырылган чарада 650, шул исәптән безнең районнан да делегатлар катнашты. Башкортстан республикасының шәһәрләреннән һәм күрше төбәкләрдән җыелган педагоглар белән бергә башкорт телен саклау, телне санлаштырылган кушымталар аша укыту, балаларда туган телгә сөю үстерү сораулары буенча фикер алышулар, эшлекле сөйләшүләр оештырылды.

Алда съезда каралган мәсьәләләр тормышка ашырылыр һәм тагын да артык максатларга ирешә алырбыз. Алга куелган планнар, күтәрелгән мәсьәләләр алда уңай хәл ителер дип уйлыйбыз.

Илеш районы делегатлары исеменнән барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Чараның һәр этабы уйланылган, югары дәрәҗәдә оештырылуы съездның һәркем өчен файдалы һәм бай эчтәлекле булуына булышлык итә. Файдалы, мәртәбәле чара һәркемнең күңелендә бай тәэсиротлар калдырды.

Чыганак

II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съезды үтте
II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съезды үтте
II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съезды үтте
II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съезды үтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас