+5 °С
Болытлы
Чара тантаналы линейкадан башланып китте. Анда укучылар пионерия турында бик күп кызыклы мәгълүмат белә алдылар. Бәйрәмне алып баручылар пионериянең барлыкка килүе, пионер оешмасы турында сөйләделәр. Линейка башында отряд председательләре рапорт тапшырдылар. Пионерлар сафына 4-5 сыйныфлардан 300ләп укучы кабул ителде. Пионерларны "Беренчеләр хәрәкәте"нең урындагы бүлекчәсе белгече Альбина Илдар кызы Якупова котлады.