+22 °С
Яңгыр


Традиция буенча олимпиада сезоны йомгаклары буенча республиканың һәр районында иң яхшы мәктәп билгеләнә, ул җирнең беренче космонавты Ю.А.Гагарин дипломы һәм бюсты белән бүләкләнә. Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясе инде берничә ел дәвамында Илеш районының иң яхшы мәктәбенә әйләнә. Бу елны да әлеге уку йорты иң-иңнәр рәтендә булды.
Иң яхшы мәктәпләрне бүләкләү, инде традиция буларак, киңәйтелгән форматта узды. Тантанага республика этабында җиңүче һәм призер булган укучылары белән бергә иң яхшы мәктәпләр җитәкчеләре дә чакырылды.