Маяк
+24 °С
Яңгыр
Мәгариф
6 июнь 2025, 05:15

Әфарин, Айсылу!

Химиядән 100 балл!!!

Әфарин, Айсылу!Әфарин, Айсылу!
Әфарин, Айсылу!

2025 елгы БДИ кампаниясе әле тәмамланмаган, имтиханнар дәвам итә, әмма безне булган уңышлар сөендерә.

Мәсәлән, Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясен тәмамлаган Айсылу Сәетова химиядән 100 балл җыеп, район тарихында алтынчы йөз балл җыючы булды.

Без Айсылу өчен чиксез шат! Аның үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге һәм таланты аны шушы лаеклы нәтиҗәгә китерә. Без аңа киләчәктә барлык башлангычларында уңышларга ирешүен телибез.

Шулай ук Айсылуның остазы, химия укытучысы Анфиса Габделбарый кызы Әмирҗанованы да искиткеч нәтиҗәсе белән котлыйбыз!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас