Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 июль , 13:30

Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңделәр

Беренчеләр хәрәкәте нәтиҗә ясады. Беренчел бүлекләр конкурсының икенче сезонына тәмамланды. Ябалак авылының Т.Нәҗмиев исемендәге урта мәктәп командасы Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңү яуладылар. Алар бу конкурста икенче ел рәттән җиңүче булдылар.

Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңделәр
Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңделәр

Беренчел бүлекчеләр дүрт ай дәвамында әлеге конкурс белән яшәделәр. Ялгыштылар, төзәттеләр, ахыргача көрәштеләр. Һәм аларга үзләренең хезмәт нәтиҗәләре зур шатлык китерде.
"Беренчеләр хәрәкәте" ярдәмендә патриотлык, гражданлык җаваплылыгы һәм тарихи хәтерне саклау, шулай ук традицияләрне һәм мәдәниятне хөрмәт итүче актив һәм җаваплы яшьләр формалаштыру турында белделәр. Русия Федерациясенең күп кенә беренчел бүлекләре белән таныштылар, уртак социаль әһәмиятле эшләр уздырдылар. Катнашучылар өчен һәр бирем талантларны ачу, инициатива күрсәтү, мәктәп һәм авыл өчен мөһим эшләр кылу мөмкинлеге булды.

Конкурста җиңгән өчен мәктәп 300 мең сум приз алачак. Ул акчалар беренчел бүлекне үстерүгә: яңа идеяләрне тормышка ашыруга, җиһазлар сатып алуга, чаралар үткәрүгә юнәлдереләчәк. Бу киләчәккә зур ярдәм. Алга таба яңа идеяләр, проектлар, конкурслар көтәчәк.

Беренчел бүлекләр конкурсы - илнең иң ерак почмагында да балаларның даими файдалы эшчәнлегенә ярдәм итү өчен менә дигән мөмкинлек.

Чыганак

Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңделәр
Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңделәр
Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңделәр
Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңделәр
Бөтенрусия беренчел бүлекләр конкурсында җиңделәр
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас