Учреждениеләрнең әзерлеген тикшерү өчен район хакимияте вәкилләреннән, мәгариф идарәсе белгечләреннән һәм методистларыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча идарәсе һәм күзәтчелек органнары вәкилләреннән торган территориаль ведомство ара комиссия төзелде.
Биш көн эчендә 17 мәктәп, тугыз филиал, алты балалар бакчасы, өч филиал һәм егерме мәктәпкәчә төркем тикшерелде. Биналарның, уку бүлмәләренең, укыту-тәҗрибә участокларының, азык-төлек блокларының, автобус паркының һәм башкаларның санитар торышын бәяләделәр.
Мәктәпләрне кабул итү белән беррәттән балалар бакчалары да "иң яхшы белем бирү оешмасы 2025"конкурсы кысаларында кайбер критерийлар буенча бәяләнде.