Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 сентябрь , 16:30

Профильле смена фәһемле узды

25-30 август көннәрендә 6-9 сыйныф укучылары өчен Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге профильле смена узды. Әлеге патриотик чарага безнең районнан да шайморатлылар барды. Анда Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең 8 А сыйныф укучылары - Сабина Иршат кызы Сәлихова һәм Валерия Нияз кызы Гыйльметдинова катнашты.

Профильле смена фәһемле узды
Профильле смена фәһемле узды

Смена балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге өчен шартлар тудыруга, балаларның ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү, патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү, иҗади үсеш, тотрыклы гражданлык позициясе формалаштыру максатыннан оештырылды.
Атна вакыйгаларга бай үтте: көннең беренче яртысында балалар өчен строй, ут һәм хәрби-медицина әзерлеге, хәрби топография, радиация, химик һәм биологик яклау буенча укулар узды, ә көннең икенче яртысында мәдәни-ял итү чаралары: танылган кешеләр белән очрашулар һәм әңгәмәләр, этномәдәни юнәлештәге төрле мастер-класслар, «Геройлар ярышы» - каршылыклар полосасын узу һ. б. үткәрелде.
«Шайморат сыйныфлары» республика хәрәкәтендә катнашу укучыларда Ватанга тугрылык һәм ил, республика язмышы өчен шәхси җаваплылык хисләре тәрбияли.

Профильле смена фәһемле узды
Профильле смена фәһемле узды
Профильле смена фәһемле узды
Профильле смена фәһемле узды
Профильле смена фәһемле узды
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас