Ишкар урта мәктәбе укучылары белән юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды. Бу укучыларыбызның иминлеген тәэмин итәргә һәм аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртергә ярдәм итә.
Укучылар сыйныф сәгатьләрендә юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатладылар:
- Юлны җәяүлеләр йөри торган җирдән чыгу.
- Машина үтә торган юлдан велосипедта йөрү тыела.
- Яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемдә киеп йөрү мәҗбүри.
- Автомобильдә барганда каеш эләктерү - барысы өчен дә мәҗбүри.
- Индивидуаль мобильлек чараларыннан (СИМ) имин файдалану.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ата-аналарның һәм балаларның җаваплылыгы.