Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 сентябрь , 12:00

Милли кием көне уңаеннан

12 сентябрьдә Башкортстан Республикасында Милли кием көне билгеләп үтелә. Аның максаты - безнең төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм тарихын саклап калу һәм популярлаштыру.

Милли кием көне уңаеннан
Милли кием көне уңаеннан

Милли костюм көне кысаларында, М.Гәрәев исемендәге Башкорт тарихи - мәдәни үзәге Югары Яәркәйдәге 1нче санлы гимназиясендә "Без бердәм дуслык белән көчле" дигән чара үткәрде.
Баш белгеч укучыларга елына ике тапкыр үткәрелә торган һәм елдан-ел халык арасында популярлаша барган бәйрәм турында сөйләде. Укучылар белән бергә бу бәйрәм уңаеннан рус һәм башкорт курчаклары ясадылар. Кулдан эшләнгән һәр эшләнмәдә костюмнарның үзенчәлекләрен исәпкә алдылар. Балалар үз куллары белән бүләк ясадылар, һәр мизгелне һәм эштәге кыенлыкларны кичерделәр. Әзер курчакларга исемнәр уйлап табып, уеннар сәхнәләштерделәр һәм дуслык әйлән-бәйләне алып бардылар.

Чыганак

Милли кием көне уңаеннан
Милли кием көне уңаеннан
Милли кием көне уңаеннан
Милли кием көне уңаеннан
Милли кием көне уңаеннан
Милли кием көне уңаеннан
Милли кием көне уңаеннан
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас