Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәп базасында «Җәйге шайморат уеннары»ның Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шайморатов исемендәге Кубокка зона этабы узды.
Уеннарда Башкортостан Республикасының 16 районыннан 39 команда катнашты.
Илеш районыннан ярышларда өч команда лаеклы чыгыш ясады.
“Шайморат уеннары” яшьләргә патриотик тәрбия бирү, яшь буында патриотик аңның ныклы нигезләрен, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, бурычка тугрылык хисе һәм республиканың дәүләт телләренә хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелә.
Катнашучыларга сәламләү сүзләре һәм теләкләр белән түбәндәгеләр мөрәҗәгать итте:
-муницпаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов,
-БР Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Морат Ишемголов,
-махсус хәрби операция ветераны Рәзиф Бикаев,
-хәрби хәрәкәтләр ветераннарының «Хәрби туганлык» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов.
Яшь шайморатлылар көч, тизлек һәм җитезлек буенча көч сынаштылар. Һәр команда үз маршрутын үтте, анда аларны төрле спорт сынаулары: озынлыкка сикерү, биеккә тартылу, туплар узышы, тизлеккә йөгерү, баскетбол боҗрасына ыргыту һәм спорт эстафетасы көтте.
Илеш районыннан призерларыбызны котлыйбыз!
-1 урын - Югары Яркәйдәге 1нче гимназиянең 8 нче сыйныф командасы.
-2 урын - Югары Яркәйдәге 1нче гимназиянең 6 нчы сыйныф командасы.
-5 урын - Түбән Яркәйдәге лицейның 6 сыйныф командасы.
Ярышларда катнашучыларның барысына да алга таба да җиңүләр һәм уңышлар телибез!