Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 октябрь , 14:05

Һәр уңышның нигезендә – тырыш хезмәт

Иске Күктау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера ГАЛИУЛЛИНА – телебез, милләтебез, аның үткәне һәм бүгенгесе сагында торучыларның берсе. “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2025” конкурсы лауреаты Бөре шәһәрендә үткән август киңәшмәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгының премиясенә лаек булды.

Һәр уңышның нигезендә – тырыш хезмәт
Һәр уңышның нигезендә – тырыш хезмәт

Венера Мирхәт кызы Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Югары категорияле укытучы. Авыл мохитендә тәрбияләнүче балаларга туган тел серләрен өйрәтә, әдәби әсәрләр аша яшь буын күңеленә әдәплелек, әхлаклылык орлыкларын сала. Укыту дәверендә укытучы укучыларына гына түгел, аларның әти-әниләренә дә туган телне белергә һәм аңа ихтирам белән карарга кирәклеген төшен дерә. Аның карамагындагы балалар укытучыларын аның игелеге, гаделлеге, объективлыгы, зур таланты, истә калырлык чаралары һәм кызыклы дәресләре өчен яраталар. Ул белем бирүнең актив технологияләрен куллана, стандарт булмаган дәресләр өстендә эшли.

Педагогның таланты һәм һөнәри казанышлары төрле дәрәҗәдә танылды. Бу эштә аңа үзенә, укучыларына, атааналарына карата таләпчәнлеге, яраткан һөнәренә иҗади мөнәсәбәте, яңалыкка даими омтылышы ярдәм итә. Аның барлык казанышлары турында мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатлары сөйли.

Сыйныф җитәкчесе буларак, ул укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләрен, гаилә тәрбиясе нигезләрен яхшы белә. Укучыларның “иҗади активлыгын үстерү” дигән методик тема буенча системалы эш алып бара. 

Эш нәтиҗәләре дә куанычлы: аның укучылары татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча район олимпиадаларында призлы урыннар яулый, мәктәп конкурсларында күп тапкырлар «Иң яхшы сыйныф»ка әйләнәләр, районда уздырылган төрле бәйгеләрдә, шигырьләр, иҗади эшләр бәйгеләрендә актив катнашып Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр, фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгәннәре район һәм республика күләмендә шулай ук призлы урыннарны гына алалар.

“Укучыларның уңышына мин генә түгел, алар үзләре дә, әти-әниләре дә бик шатлана. Бу исә туган телне теләп өйрәнүгә зур этәргеч бирә”, — ди укытучы. Укытучылары юлыннан китүче укучылары бихисап. Гөлгенә Гыйльманова, Линара Сафиналар Мифтахетдин Акмулла ис. Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлап, әлеге көндә Татарстан республикасының Яр Чаллы шәһәрендә уңышлы эшлиләр. Ә Алсу Гәрәева исә, әлеге уку йортының бишенче курс тали-бәсе. Шуларның уңышларына сөенеп, хезмәтләренең бушка китмәвенә куанып эшли мөгаллимә.

Кешеләргә, балаларга, туган якка, үз илеңә карата мәхәббәт һәм хөрмәт, тирә-юньдәге бар нәрсәгә игътибар итү, мавыгучанлык, иҗади сәләт, педагогик хезмәтнең әһәмиятен аңлау, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек, эчке мәдәният һәм белемлелек – болар барысы да Венера Мирхәт кызына хас сыйфатлар исемлеге. Әле аларны тагын да сузарга булыр иде. Ул Иске Куктау мәктәбенең ЮНЕСКО дуслары клубының әгъзасы,авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша: үзешчән сәнгать остасы, авыл мәдәният йорты белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Венера Мирхәт кызы тормыш иптәше Ильмир Мөгаллим улы белән 22 ел бергә тату гомер итә. Кызы Айсылу һәм улы Рәис мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортында - Русия Эчке эшләр министрлыгының юридик институтында укыйлар.

Альбина НӘБИЕВА, Иске Күктау урта мәктәбе директоры.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас