Сәхнәдән җылы котлау сүзләре яңгырады. Илеш районы муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин яшь буынны тәрбияләүдә педагогларның зур ролен билгеләп үтте һәм аларга сәламәтлек, сабырлык һәм бетмәс-төкәнмәс илһам теләде.
«Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов, җәмгыятьне формалаштыруда укытучы хезмәтенең мөһимлеген ассызыклап, «Әллүки» басмасына ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова тантанада катнашучыларны котлады һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Бүләкләү тантанасы аеруча шатлык һәм горурлык уятты. Күп кенә укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең һөнәри хезмәтләре, эшкә бирелгәнлекләре һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен лаеклы бүләкләр, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары алдылар.
Бәйрәм кәефен яшь талантлар тудырды! Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары үзләренең якты һәм күңелгә үтеп керерлек концерт номерлары белән бизәделәр. Аларның чыгышлары барлык катнашучылар өчен чын бүләк булды.
Барлык мәгариф хезмәткәрләрен ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, рәхмәтле укучылар, иҗат сөенечләре һәм күңел тынычлыгы телибез!