Әлеге күркәм чарада Башкорт аграр-технология колледжының махсус фәннәр укытучысы Раушания Фарсый кызы Миңнебаева һәм Чакмагыш филиалы мөдире Әлфия Радмир кызы Шәрипова күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Шулай ук Рәхмәт хаты белән 17нче группасының 3нче курс студенты Азалия Сәхапова бүләкләнде. Аны студентлар үзидарәсе, волонтерлык хәрәкәте механизмнарын үстерүе, урта һөнәри белем бирү системасы чараларында актив катнашуы өчен билгеләп үттеләр.
Бу вакыйга урта һөнәри белем бирү системасының һәр хезмәткәре һәм педагогының хезмәте һәм керткән өлеше игътибарсыз калмавын ачык дәлилләде. Без бүләкләнүчеләрнең барысын да котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!