Маяк
-4 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 ноябрь , 11:00

Директорлар семинары узды

19 ноябрьдә Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге мәктәптә директорларның күчмә практик семинары үтте. Мәктәп коллективы бай һәм кызыклы программа әзерләп, кунакларны сәламләү сүзе белән укучылар каршы алды.

Директорлар семинары узды
Директорлар семинары узды

Семинар кысаларында «Икмәк музее» ачылды. Бу музейга икенче тормыш бирелде. Уникаль экспонатларга бай экспозиция мәктәп һәм район укучылары өчен җәлеп итү урыны, зур тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирү әһәмиятенә ия булачак.

Семинарның практик өлешендә барлык гомум белем бирү предметлары буенча 20 дәрес тәкъдим ителде. Мәктәп директоры Гөлнара Илфир кызы Шәфыйкова да ачык дәрес күрсәтте.

Традиция буенча мәктәп директорлары дәресләргә тулы анализ ясадылар, әлеге учреждениедә федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, укытучыларның уңай тәҗрибәсе һәм проблемалы моментлары билгеләнде.

Семинарның пленар өлешендә белем бирү һәм тәрбия процессының сыйфатын күтәрү бурычлары, йомгаклау иншасын әзерләү һәм уздыру, Яңа ел чараларына әзерлек мәсьәләләре каралды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова белем бирү һәм тәрбия процессының барлык юнәлешләренә йомгак ясады, якын киләчәккә төп бурычларны билгеләде.

Чыганак

Директорлар семинары узды
Директорлар семинары узды
Директорлар семинары узды
Директорлар семинары узды
Директорлар семинары узды
Директорлар семинары узды
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас