Семинарның практик өлешендә укытучылар Гөлфая Әүхәди кызы Фәхруллина, Люция Риф кызы Әһлетдинова, Гөлназ Фәһим кызы Габидуллина ачык дәресләр күрсәттеләр. Педагоглар үзләренең осталыкларын, укыту методикасын белүләрен, укытуда иҗади якын килүләрен, яңа педагогик технологияләрне белүләрен һәм куллануларын күрсәттеләр.
Семинарның икенче өлешендә укучылар Ф.Акбулатованың «Атай икмәге» әсәре буенча тәрбия чарасы күрсәттеләр. Кунаклар алдында чыгыш ясау һәрвакыт бик дулкынландыргыч, әмма тамашачылар алдында матур театр декорацияләре һәм куелышның якты персонажлары басты. Яшь актерлар үз геройларының характерларын тапшыра алдылар. Укучыларның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Пленар өлештә район мәгариф идарәсенең мәгълүмати - методик бүлек җитәкчесе Зинфира Минһаҗева йомгак ясап, әлеге семинарны уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте, игътибарны эш моментларына юнәлтте. Дәреснең, дәрестән тыш чараның нәтиҗәлелеге укытучының профессинализмына һәм осталыгына бәйле булуына игътибар итте. Шулай ук агымдагы мәсьәләләр дә каралды.
Семинар йомгаклары буенча педагоглар фикерләре, тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм укытучыларга, мәктәп администрациясенә семинарны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Һәркем киләчәктә үзенең педагогик эшчәнлегендә файдалану өчен үзе өчен бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр алды.