Программа һөнәри үсеш һәм заманча эш методикаларын үзләштерү белән кызыксынган белгечләрне җыйды. Курста катнашучылар «Методист профессионализмы аша белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнары», «Хәзерге заман таләпләренә җавап буларак методик хезмәтнең трансформациясе», «Муниципаль методик хезмәт методистының профессиональлеге (идеаль образ портреты)» дигән лекцияләр тыңладылар.
Курс тыңлаучылары мәгълүмат-коммуникация технологияләре һәм ясалма интеллект өлкәсендә тирәнтен белемнәр алдылар. Алар конфликтларны хәл итү һәм белем бирү сыйфаты белән идарә итү күнекмәләре, методик хезмәтнең заманча таләпләрен аңлау, профессиональлекне һәм эш нәтиҗәлелеген күтәрү өчен инструментларга ия булдылар.