Маяк
-7 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар , 13:40

Бик тә кызыклы экскурсия

22 гыйнварда Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясенең генерал-майор М.Шәйморатов исемендәге 8 А сыйныфы укучылары Ябалак авылының мәктәп музеенда булдылар.

Бик тә кызыклы экскурсия
Бик тә кызыклы экскурсия

Әлеге экскурсиянең максаты - укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар формалаштыру, дөньяга карашны киңәйтү, танып белү мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен тәрбияләү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Балалар өчен музей заллары буйлап төрле экспонатлар белән кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде. Алар ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары, сугыш вакыйгалары һәм якташларыбызның батырлыклары турында кызыклы тарихлар белергә ярдәм итте.

Балалар мәктәп музеенда булудан зур канәгатьлек алдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Музейдан соң кэшэнэ (мавзолей) күрергә бардылар.
Кэшэнэ - хөрмәтле яки күренекле кешеләрнең каберләре өстендә таштан яки кирпечтән төзелгән архитектура корылмасы. Мавзолейны 2013 елда Мидхәт Закир улы Шакиров гаиләсе истәлегенә урнаштырганнар.

Аннары Андреевка авылы мәдәният йортында музейда, чиркәүдә булдылар, кинофильм карадылар.
Венера Әһлетдин кызы Гозәеровага, Наталья Михайловна Новиковага кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия өчен, ә Андреевка урта мәктәбенең тәмле төшке ашы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Балалар чыннан да тәэсирләнделәр һәм бик күп яңалыклар белделәр.

Чыганак

Бик тә кызыклы экскурсия
Бик тә кызыклы экскурсия
Бик тә кызыклы экскурсия
Бик тә кызыклы экскурсия
Бик тә кызыклы экскурсия
Бик тә кызыклы экскурсия
Бик тә кызыклы экскурсия
Бик тә кызыклы экскурсия
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас