28 гыйнварда Югары Яркәйдәге 4нче санлы урта мәктәптә әһәмиятле вакыйга - Кече Фәннәр Академиясе (Малая Академия Наук - МАН) кысаларында ел саен үткәрелә торган тикшеренү эшләре конкурсы үтте.
Бу чын фән, кызыксынучанлык һәм кыю идеяләр бәйрәме булды. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта гомум белем бирү мәктәбенең 4 - 11нче сыйныф укучылары жюри хөкеменә үзләренең озак һәм җентекле эш нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр: экспериментлар, исәп - хисаплар, уйланулар һәм ачышлар.
Балалар жюриның мәкерле сорауларына ышаныч белән җавап бирделәр һәм үз гипотезаларын якладылар.
Ихлас күңелдән котлыйбыз:
Илшат Мостафин, 4 «Б» сыйныф укучысы - «Герой турында хикәя» тикшеренү эше белән «Вакыт тәгәрмәче» юнәлешендә җиңүче (фәнни җитәкчесе - Эльвира Рифкать кызы Тараненко).
Кристина Новикова, 4 «Б» класс укучысы- «Солдат талисманы: үткән һәм хәзерге» тикшеренү эше белән «Вакыт тәгәрмәче» юнәлешендә җиңүче (фәнни җитәкчесе - Эльвира Рифкать кызы Тараненко).
Аделина Кәримова, 8 «В» сыйныф укучысы (2нче урын) - филология юнәлешендә тикшеренү эше белән «Башкортстан мәктәп укучыларының рус һәм татар телләрен куллануы. Проблемалар һәм саклау юллары» (фәнни җитәкчесе - Ирина Идрис кызы Вәлиева).
Луиза Йосыпова, 10нчы сыйныф укучысы - призер (2 урын) - табигый - фәнни юнәлештә «Төрле чыганаклардан эчә торган суларны һәм аның кеше куллану өчен яраклылыгын тикшерү» тикшеренү эше (фәнни җитәкчесе - Зөлфия Рәзиф кызы Йосыпова).
Лиана Иванова, 7 «Б» сыйныфы укучысы - «Актив катнашкан өчен» грамотасына ия. "Мәктәп формасы кирәкме?" тикшеренү эше белән, гуманитар юнәлештә (фәнни җитәкчесе - Люция Риф кызы Әһлетдинова).
Барлык катнашучыларны лаеклы чыгышлары белән ихласкотлыйбыз. Дәреслек кысаларыннан чыгып, үз проектыңны башларга кыюлык үзе зур хөрмәткә лаек. Бу тәҗрибә бәяләп бетергесез.
Фәнни җитәкчеләргә! Остазлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм укучыларыбызның талантларын ачуда ярдәмегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
Бу конкурс фәннең киләчәге ышанычлы кулларда булуын исбатлады. Кызыксынучан, максатчан һәм искиткеч талантлы кызлар һәм егетләр кулында.