Маяк
+5 °С
Облачно
80 лет Победы
Мәгариф
17 Апреля , 09:05

Укучыларыбыз белән горурланабыз!

Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиада тәмамланды. Анда безнең кызлар һәм егетләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Укучыларыбыз белән горурланабыз!Укучыларыбыз белән горурланабыз!
Укучыларыбыз белән горурланабыз!

Быел интеллектуаль марафонга Татарстан Республикасыннан, Русия Федерациясенең 30 субъектыннан һәм биш чит илдән 500 катнашучы җыелды.

Олимпиадада республика, төбәкара этапларында җиңүчеләр һәм призерлар көч сынашты. Төп конкурс чаралары Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил мирасына багышланган иде.

Илеш районыннан Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясеннән Аскар Гафуров, Базытамак урта мәктәбеннән Самат Миңнуллин һәм Аделина Байкова, Кадер урта мәктәбеннән Нурия Шәйхелисламова катнашты.

Барлык турлар йомгаклары буенча Базытамак урта мәктәбеннән Самат һәм Аделина призерлар рәтенә керделәр (укытучы - остазлары Ильмера Галиәкрам кызы Ахунова).
Әфариннар! Котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

Чыганак

Укучыларыбыз белән горурланабыз!
Укучыларыбыз белән горурланабыз!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас