Маяк
+18 °С
Яңгыр
Мәгариф
6 Май , 06:00

Котлыйбыз!

29 апрельдә Уфа фән һәм технологияләр университеты базасында көндезге форматта 10-11 сыйныф укучылары өчен «Физика буенча Башкортостан кубогы» республика турнирының йомгаклау төбәк этабы булып узды.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Башкортстан кубогы - Русиядә тиңе булмаган уникаль интеллектуаль ярыш.

Финалда Илеш районы исеменнән Югары Яркәйнең Т.Рахманов исемендәге урта мәктәп командасы чыгыш ясады. Анда 11 сыйныф укучылары - Ярослава Васильева, Ангелина Мостафина, Денис Шәехмуллин катнашты (укытучы-остазлары Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта гомум белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Найл Мирхади улы Вәлиев).

Киеренке көрәштә укучыларыбыз бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр!

Укучыларыбызны һәм педагогны турнирда уңышлы чыгышлары белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Аларга алга таба да зур уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез!

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас