Маяк
+24 °С
Ясно
Мәгариф
20 Мая , 06:00

Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!

Русиядә 19 майда Балалар иҗтимагый берләшмәләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Пионерия көне буларак билгеле. Бу көнне кайчан да булса кызыл галстук кигән һәркемдә пионер походлары һәм эшләре, пионер җыеннары һәм чаралары турында иң җылы истәлекләр туа.

Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!

19 майда, Пионерия көнендә, Югары Яркәйдәге Дан монументында үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Район мәктәпләренең дүртенче һәм бишенче сыйныф укучылары пионерлар сафына керде. Бу календарьдагы дата гына түгел - ул дуслык, намус һәм үзара ярдәмләшү традицияләренә кайту.

Бу матур вакыйганы иң яшь катнашучылар - 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары дулкынланып көтте. Күркәм чарада быргы һәм барабаннар тавышлары астында укучылар линейкага тезелделәр. Тантаналы ант көчле һәм ачык яңгырады: укучылар намуслы, кыю булырга, Ватанны яратырга һәм яхшы укырга вәгъдә иттеләр. Чараның кульминациясе галстуклар бәйләү булды – бу традициянең яшәве һәм алга таба тапшырылуы символы. Пионерларны Балалар иҗаты үзәге директоры Айгөл Мостафина, «Балачак навигаторлары» проектының муниципаль координаторы Гөлназ Семенова котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Без пионерлар сафына баскан укучыларны мәктәп тормышының яңа, якты чоры белән котлыйбыз. Игелекле эшләрегездә беренче булуыгызны, үз максатларыгызга ышаныч белән баруыгызны, кызыклы ачышлар ясавыгызны һәм ышанычлы иптәшләр булып калуыгызны телибез.

 

Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!
Әзер бул! - Һәрвакыт әзер!
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас